Әгерҗе спортчылары тагын пьедесталга күтәрелде

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

2019 елның 6 октябрендә Кызыл Чишмә поселогында "Нефтехимик" спорт клубы призына чаңгычылар - узышчылар арасында кросс буенча республика ярышлары узды"

Оештыручылар чакыруына Татарстанның дистәләгән шәһәр һәм районнарыннан 170 кеше җавап бирде.

Ачылыш парадында Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Сарман, Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Алабуга һәм башка торак пунктлар тәкъдим ителде. Спорт мастерлары һәм спорт мастерлыгына кандидатлар, спорт разрядлары ияләре – катнашучыларның сыйфатлы составы әйбәт булып чыкты. Шул исәптән чаңгы марафоннары, ТР чемпионатлары һәм Беренчелекләре, Идел буе федераль округы, Россия, Россия Кубогы җиңүчеләре һәм призерлары. 

Спортчылар 1 км дан алып 5 км га кадәр дистанциядә 7 яшь төркемендә көч сынаштылар. 

2004-2005 елгы кызлар арасында Әгерҗе спорт мәктәбе укучысы Николаева Зинаида җиңү яулады.

2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында икенче урынны Павлов Богдан яулады.

Спортчыларны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз. Тренерлар Орехов Геннадий Михайлович һәм Яркеев Евгений Владимировичның сизгер җитәкчелегендә яңа үрләргә, җиңүләргә һәм максатларга ирешүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International