8 октябрьдә Дәүләт Думасы алданган өлешчеләрне, торак-төзелеш кооперативлары әгъзаларын яклауга юнәлдерелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте. Инициатива ТТК әгъзаларына намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән торакның базар бәясе буенча дәүләттән компенсация алу хокукын бирә. Закон проекты Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин җитәкчелегендәге барлык фракцияләр вәкилләре тарафыннан кертелде.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде:
«Закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан өстенлекле тәртиптә карала, төзәтмәләр уртак эш һәм алданган өлешчеләр белән очрашулар барышында әзерләнгән. Алданган өлешчеләргә ярдәм фонды хисабына югалган торак бәясен кайтару буенча хокукый механизм булдыруны гадел һәм кирәкле дип саныйм».
Закон проекты тарафыннан төзүченең банкротлык процедурасы барышында ТТК әгъзасы булган гражданнарга Фонд мөлкәте хисабына каплауны түләү мөмкинлеген тәэмин итү, шулай ук гражданнарга акчаны түләүгә дәгъва итәргә мөмкинлек бирә торган таләпләрне беркетү күздә тотыла.
Белешмә: проектлана торган хокукый механизм гражданнарның күрсәтелгән категориясендәге хокукларын яклауны көчәйтүгә юнәлдерелгән, чөнки өлешләп төзүдә катнашучылардан аермалы буларак, хәзерге вакытта алар төзүченең банкротлык процедурасы барышында ТТК тарафыннан тапшырылган проблемалы объектларны төзүне финанслауның максатка ярашсызлыгы турында Фонд тарафыннан карар кабул ителгән очракта тиешле акчаны алу хокукыннан мәхрүм ителгән.