Урманнар-планетаның үпкәсе, бөтенхалык байлыгы, Яшел даруханә, табигый матурлык храмы - балаларга күпме шундый эпитетлар, аларда табигатькә карата мәхәббәт һәм сак караш уятабыз.
5 октябрьдә, Урман утырту көнендә, "Ласка" приютында тәрбияләнүче уналты бала һәм тәрбиячеләр Красный бор участок урманчылыгы участок урманчысы Фәрит Нигъмәтуллин белән берлектә «Агач утырт» акциясендә катнаштылар. Аларның куллары белән приют территориясендә декоратив куаклар аллеясы утыртылды.
Балалар урманчы һөнәре турында, бер агач үстерү өчен күпме хезмәт кирәклеге турында белделәр, күмәк хезмәт тәҗрибәсе һәм кызыклы кеше белән аралашудан шатлык алдылар.