Татарстанда цифрлы телевидениегә масштаблы күчүгә санаулы көннәр калып бара. Исегезгә төшерәбез, күчеш 14 октябрьдә булачак.
Әгәр сез телевизор экраннарында беренче һәм бишенче канал логотибы белән янәшә «А» хәрефен күрәсез икән, Россия 1, НТВ дигән сүз, бу сез аналог телетапшыруын карагыз һәм сезгә тиз арада цифрлы телевидениегә күчү турында кайгыртырга кирәк дигән сүз. Әгәр андый хәреф юк икән, борчылыр урын юк.
Әгерҗедә район башкарма комитеты вәкилләре, волонтерлар составында махсус комиссия төзелде. Бу көннәрдә алар йортлар буйлап йөри һәм цифрлы телевидениегә күчкәндә нинди проблемалар барлыкка килүен ачыклый. Беренче чиратта ветераннар, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре янына баралар. Авылларда бу эш авыл җирлекләре башлыкларына йөкләнгән.
Әгәр сезне цифрлы телевидениегә күчүгә кагылышлы мәсьәлә борчый икән, 22969, 23061 телефоннарына кичекмәстән район башкарма комитетына мөрәҗәгать итегез. Шулай ук 8-800-222-87-16 республика кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, цифрлы эфир телевидениесенә күчү түләүле кабельле телевидение, IP телевидение, спутник телевидениесе челтәрләренә тоташтырылган абонентларга кагылмый. Телевизор экраннарында " А»хәрефе булмаса, борчылырга кирәкми. Бу очракта цифрлы эфир телевизион тапшыруларга күчү автомат рәвештә башкарыла.