Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төбәктә үз эшчеләренә бурычлы предприятиеләр белән актив эш алып бара.
Татарстанда «Әгерҗе» агрофирмасы хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча 3 млн.сумга якын бурыч түләгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Матбугат хезмәте.
"Әгерҗе агрофирмасы" ҖЧҖ Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 378 хезмәткәр алдында 2 млн 904 мең сумлык бурычны каплады», - диелә хәбәрдә.
Элек бу авыл хуҗалыгы предприятиесе халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының игътибарын җәлеп иткән иде инде.