Мамадышта “Иң яхшы авыл клубы“ республика бәйгесенең зона туры узды.
Анда сигез районнан мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Безнең районнан әлеге бәйгедә Уразай, Бима, Тәбәрле, Варкләд-Бодья клублары хезмәткәрләре осталыкларын күрсәттеләр. Алар башта слайдлар ярдәмендә клубның берьеллык эшчәнлеге турында сөйләделәр. Соңныннан үзешчәннәр белән бергә концерт куйдылар. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.