Әгерҗедә булачак солдатлар өчен “Хәрби чакырылыш“ көне узды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Матур традиция буенча Әгерҗе районыннан көзге чакырылышта армия сафларына алынучы егетләр өчен “Хәрби чакырылыш“ көне уздырдылар.

Быел 42 егет солдат каешы буачак. Алар өчен хәрби хезмәт шунысы белән дә истә калачак. Егетләр Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән елны хезмәт итәләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева булачак солдатларга хәер-фатиха бирделәр. Елена Скворцова матур җырларын бүләк итте.

Егетләргә истәлек бүлкәләре тапышырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International