Россиядә аналог телевидениесен сүндерделәр

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Россиядә аналог тапшыруыннан цифрлы тапшыруларга күчүнең дүртенче этабы тәмамланды. 14 октябрьдә соңгы ике дистәдән артык төбәк санга күчте.
Күчеш бөтен ил территориясендә аналог сигналын өзүне аңлата. Цифрлы ТВны телевизорлары DVB-T2 форматын хуплый торган россиялеләр генә карый ала. 20 Бушлай канал карау өчен иске телевизор хуҗаларына махсус цифрлы приставка сатып алырга кирәк иде. Аз керемле гражданнарга ресиверлар сатып алу һәм урнаштыру белән төбәк хакимиятләре ярдәм итәргә тиеш иде. Гражданнарга приставкалар көйләү белән волонтерлар ярдәм итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International