Шаршады авылы җирлегендә Камаева Гамилә Минегаскәр кызының олы юбилее - 100 яшь билгеләп үтелде. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре бик күңелле итеп алып бардылар. Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хаты һәм район хакимиятенең , Шаршады авыл җирлегенең күчтәнәчләре тапшырылды. Сандугач тавышлы кызларыбыз юбилярга багышлап матур җырларын башкардылар.