«Олимп» спорт комплексында Россия Кораллы Көчләренең махсус билгеләнештәге бүлекчәләре көненә багышланган Армия кул көрәше буенча ярышлар узды.
Үз көчләрен сынап карау өчен Яр Чаллы, Можга, Воткинск, Кизнер, Кече Пургадан яшь спортчылар килде. Әгерҗедән ике команда, Ижаудан дүрт команда катнашты. Балалар иҗат йорты һәм «Ватан уллары» ассоциациясенең Әгерҗе бүлекчәсе тарафыннан Рөстәм Майоров җитәкчелегендә оештырылган ярышларда 190 бала катнашты.
Иртәдән кичкә кадәр ике көн дәвам иткән ярышлар алты яшь төркемендә оештырылды. Яшь спортчыларга көч биреп торырга дуслар, иптәшләр, әти-әниләр килде. Ярышларның баш хөкемдары-«Ватан уллары» төбәк үзәге җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты филиалының ут, физик һәм тактик-махсус әзерлек кафедрасы доценты Александр Глазистов.