Иртәгә, 19 октябрьдә, әгерҗелеләр бөтен дөнья күләмендә уздырылучы “Татарча диктант“ акциясенә кушылалар.
Безнең районда аны 17 урында уздыру планлаштырыла. Төп мәйдан район үзәк китапханәсе булачак. Укучылар, әти-әниләр мәктәпләргә барып та әлеге акциягә кушыла алалар.
Катнашучыларның ничә яшьтә булуы мөһим түгел.
Шулай итеп, әгерҗелеләрне 19 октябрь 13 сәгатькә татарча диктант язарга көтеп калалар.
12+