30 октябрьдә тикшерү комитеты җитәкчесе халыкны кабул итә

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

30 октябрьдә 15-19 сәгатьләрдә Менделеев районара тикшерү бүлегендә (Менделеев, Фомин урамы, 19) ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе Илдар Шәфигуллин халыкны кабул итә.

Бу көнне аңа тикшерү комитеты компетенциясенә караган балигъ булмаганнарга кул сузу, хезмәт өчен түләүдә һәм медицина ярдәме күрсәтүдә гражданнарның конституцион хокуклары бозылу очракларына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз. Алдан язылу өчен телефон: 8(85549)21205.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International