МРОТ чираттагы үсеш көтә

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 12130 сумга кадәр артырга мөмкин. Дәүләт Думасы алдагы пленар утырышларның берсендә тиешле закон проектын беренче укылышта карарга планлаштыра.

Документ расланган очракта, минималь хезмәт хакы күләме 850 сумга яки 7,5% ка артачак һәм, тулаем алганда, эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән 100% тәшкил итәчәк. 

Хөкүмәт исәпләп чыгарганча, минималь хезмәт хакын арттыру 3,2 миллион россиялегә кагылачак, аларның яртысы муниципаль һәм дәүләт учреждениеләрендә хезмәт куя. МРОТ күләмен арттыру өчен акчаның суммар күләме 20,8 миллиард сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International