Әгерҗе район Советы утырышы узды

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Әгерҗе муниципаль район Советының XXXX утырышы узды.

Әгерҗе муниципаль районында бюджет процессы турындагы Положениене раслау хакында финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин чыгышы тыңланды.

2030 елга кадәр Әгерҗе районының социаль-икътисади үсеш стратегиясен үтәү һәм 2030 елга кадәр Әгерҗе муниципаль районының социаль-икътисади үсеш стратегиясенә үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади  мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Баженова сөйләде.

Район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗе район Советының 2019 елның 3 апрелендә 36-3 санлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Мактаулы гражданины“ исемен бирү турындагы Положениегә үзгәрешләр кертелүе хакында бәян итте.

ххх

Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, учреждение-оешма җитәкчеләре, иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International