Безнең чаңгычылар күрше республикада уңышлы чыгыш ясадылар

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Кече Пурга авылында яңа чаңгы трассасында чаңгычы-узышчылар арасында ачык ярышлар узды.

8 км дистанциядә 2002-2003 елгы яшь категориясендә безнең спортчы Богдан Павлов, көндәшләрен узып, финишка беренче булып килде.

Адилә Семенова 2006-2007 елгы 3 км дистанциядә 3 нче урын алды.

Чаңгычыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар һәм зур җиңүләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International