27 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне

2019 елның 27 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары! Бәйрәм белән сезне!

Сезнең хезмәт – безнең тормышның аерылгысыз өлеше.  Елның теләсә кайсы вакытында һәм һава торышы нинди булуга карамастан, автотранспортчылар тотрыклы рәвештә  пассажирлар һәм йөк ташыйлар, тормышыбызны уңайлырак итәләр. Сезнең хезмәтегез – зур җаваплылык, һөнәри осталык, игътибар һәм чыдамлылык таләп итүче җиңел булмаган көндәлек эш ул.

Бу тармакта хезмәт куючы һәркемгә үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә куркынычсыз юллар, сәламәтек һәм иминлек юлдаш булсын.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International