2019 елның өченче кварталында яшәү минимумы 9 295 сум булды.
Татарстанда яшәү минимумы күләме үзгәрде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган Татарстан Министрлар Кабинеты карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.2019 елның өченче кварталында яшәү минимумы 9 295 сум булды. Хезмәткә сәләтле гражданнар өчен 9 920 сум булачак, пенсионерлар өчен - 7 604 сум, балалар өчен - 9 228 сум.
Икенче кварталда яшәү минимумы 9 450 сум иде. Хезмәткә яраклы халык өчен бу сумма 10 085 сум тәшкил итә. Пенсионерлар өчен 7 742 сум, балалар өчен 9 373 сум.