Беренче чиректә укуның соңгы көнендә 3нче мәктәптә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган сыйныф сәгате узды.
Аны татар төркемнәрендә укучы балалар өчен туган тел укытучылары Илзидә Герасимова һәм Лилия Зиннәтова алып бардылар.
Сыйныф сәгате кунагы – Иж-Бубый авылы музее җитәкчесе Алсу Хисмәтуллина авыл тарихы, Иж-Бубый мәдрәсәсе, аның мөгаллимнәре, шәкертләре, авылдагы истәлекле урыннар турында сөйләде.
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе журналисты Миләүшә Ягъфәрова районыбызда уза торган милли бәйрәмнәр, төрле халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, милли ризыклары турында сөйләде. Редакциядә эшләүчеләрнең дә төрле милләттән булулары, аларның бәйрәмнәрне күңелле уздыруларын бәян итте.
Илзидә Шамил кызы, Лилия Илфәр кызы укучыларны төрле халыкларның милли киемнәре белән дә таныштырдылар.