Салагыш кызы – “Калфаклы сандугач“та

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Узган атнада Казанда күренекле композитор Сара Садыйкова иҗатына багышланган “Калфаклы сандугач“ татар җыры һәм музыка уен коралларының X төбәкара фестиваль-бәйгесе узды.

Анда Салагыш мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Нурия Мөхәммәдиева (җитәкчесе – Лилия Әхмәтҗанова) “Вокал-соло“ номинациясендә осталыгын күрсәтте. Ул мәшһүр җырчының “Сусау“ җырын башкарды. Яшь җырчы кыз Диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International