4-10 ноябрьдә өч көн генә эшлибез

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Киләсе атнада, 4-10 ноябрьдә, татарстанлылар өч көн генә эшли.

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ул РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә ял көне санала.

6 ноябрь — ТР Конституциясе көне дә бәйрәм көн булып тора. Бу көнне татарстанлылар «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы закон нигезендә ял итә.

Шул рәвешле, республика халкы дүшәмбе һәм чәршәмбедә ял итәчәк. Сишәмбе, 5 ноябрьдә, эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International