27 октябрьдә илебезнең барлык төбәкләрендә үтә торган зур масштаблы географик диктантны Әгерҗе районында язу пункты итеп ка 2нче мәктәп билгеләнде.
Владимир Путин инициативасы белән үтә торган мондый күләмле акция Рус география җәмгыяте тарафыннан уза. Катнашучылар 30 сорауга җавап биреп, барлыгы 100 баллга ия була алалар иде. Әдәби әсәрләрдән, сәяхәтчеләрнең көндәлекләреннән өзекләр буенча географик объектларны танып белү катнашучыларга аеруча ошады. Тест эшләү аноним рәвештә үтте.