Оныгыма бик күп төрле бәйрәмнәр язылган календарь алган идем. Ул аны бик игътибар белән карап чыкты да “нишләп әбиләр көне юк икән?” дип аптырашта калды. Әйе, календарьда бәйрәмнәрнең ниндиләре генә юк... Хәтта шоколад, туңдырма, эт-песи көннәренә кадәр бар. Ә менә әбиләр көне... юк.
Бер карасаң, оныкларын өзелеп сөюче әбиләр – шул ук әниләр бит. 24 ноябрь – Әниләр көненә дә күп калмады. Әйдәгез, шушы матур бәйрәм якынлашканда әби тәрбиясендә үскән чакларыбызны искә алып, аларга мәдхия җырлыйк әле. Узган заманнарда әбиләребезнең күбесенең югары белеме дә булмаган. Әмма алар никадәр рухи байлык, белем биргәннәр, олы тормышка әзерләгәннәр безне. Әбиебез сабакларын алар бик еш кабатлап, гомергә онытылмаслык итеп колагыбызга киртләп куйган алтынга тиң гыйбарәләрен сөйли китсәң... Гомер буе озата баралар әбиләр сабагы. Аларны хәзер үзебез бик еш оныкларга кабатлыйбыз.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әйдәгез, Әниләр көнендә әбиләребезгә дә мәдхия җырлыйк әле. Сезнең әбекәйләр турындагы җылы хатирәләрегез “Ак калфак” сәхифәсенең ноябрь чыгарылышында урын алачак. Хатларыгызны 18 ноябрьгә кадәр редакциягә юллагыз.