Казанда узган “Җиңү волонтерлары – 75нче адым“ йомгаклау форумына республиканың иң көчле активистлары һәм волонтерларын җыйдылар.
Форум барышында алар мастер-класслар, лекцияләр, тренинглар, очрашуларда катнашалар. Йомгаклау чарасында 150 волонтер арасыннан ун иң активны сайлыйлар. Алар арасында безнең районнан “Җиңү волонтерлары“ штабы җитәкчесе Эрик Бәширов һәм 3нче мәктәпнең отряд җитәкчесе Олеся Юрьева да бар.