Октябрь аенда Әгерҗе районында малайлар күбрәк туган

2019 елның 1 ноябре, җомга

Район ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча октябрь аенда районда малайлар кызларга караганда күбрәк туган.

Саннарга күз салыйк: 16 гаиләдә – малай, 11 гаиләдә кыз тууны бәйрәм иткәннәр. Яшь әти-әниләр балаларына Мәликә, Злата, Полина, Абдулла, Арсений, Валерия, Сирадж, Ранель, Елизавета, Артем, Самина, Зилия, Рифат, Вячеслав, Эмир, Адим, Алан, Варвара, Дмитрий, Кирилл, Рияз, Мәдинә, Ярослав, Мировслава, Анна, Тамерлан, Алмаз исемнәрен кушканнар.

Узган айда 31 райондашыбыз вафат булган. 11 яшь пар кавышкан. 14 гаилә таркалган.

Быелның ун аенда 198 сабый дөньяга килгән. 375 райондашыбыз якты дөньядан киткән. 123 пар никахын рәсмиләштергән. 95 пар аерылышкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International