Бәйрәмнәр белән, райондашлар

2019 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Сезне дәүләтебезнең төп бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән ихластан котлыйбыз.

Халыклар бердәмлеге көне безгә һәрберебезнең, нинди телдә сөйләшүебезгә, нинди диндә булуыбызга карамастан, иксез-чиксез илебезнең бер өлеше бөлып торуыбыз турында сөйли. Бары тик бергә булганда гына без теләсә нинди максатка ирешә алабыз, теләсә нинди кыенлыкны җиңеп чыгарга сәләтле булабыз. Бары тик бердәмлектә һәм теләктәшлектә булганда гына безнең халык – бөек көч ул!

Татарстан Республикасы, көчле төбәк буларак, тотрыклы  алга барып, тулы канлы тормыш белән яши. Аның төп законы, барыннан да элек, хезмәт кешеләренең мәнфәгатьләрен яклауга, лаеклы тормышын тәэмин итүгә, милләтара бердәмлек, гражданлык татулыгын һәм динара дуслыкны саклауга юнәлдерелгән.

Хөрмәтле райондашлар! Бөек Ватаныбыз, республикабыз, Әгерҗебез белән горурлану хисе безгә тагын да ныграк берләшергә ярдәм итсен. Һәркемгә бәхет, сәламәтлек, йортларыгызга иминлек телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International