Әгерҗе районында “Зур этнографик диктант” акциясе дүртенче тапкыр узды. Бу юлы аны район үзәк китапханәсендә оештырдылар.
Быелгы чарада 60ка якын кеше катнашты. Алар арасында мәдәният хезмәткәрләре, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, журналистлар бар иде. Кемдер белемен тикшереп карау өчен килгән.
Этнографик диктантның Халыклар бердәмлеге көне алдыннан оештырылуы юкка гына түгел. Безнең район өчен аның әһәмияте аеруча зур, чөнки бездә гомер-гомергә татарлар, руслар, марилар, удумуртлар һәм башка милләт вәкилләре дус-тату гомер кичерә.
Диктант язучылар арасында чарада әле беренче тапкыр гына катнашучылар да бар иде. Әйтик, Рушания Байтимерова.