Ялган аракы сатучыларны фаш итсәң, премия бирәләр

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Әгәр  составында спирт булган исерткеч эчемлекләрне “итәк астыннан”сатучыларны беләсез икән, бу турыда “Халык контроле” системасына мөрәҗәгать итәргә була. Мәгълүматларда күрсәтелгән фактлар дөреслеккә туры килгән очракта Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр җиткерүчегә акча түли. Ул бер мең сумнан өч меңгә кадәр булырга мөмкин.

Быелның сигез аенда “Халык контроле” системасына безнең районнан 18 белешмә кергән. Шуның дүртесе расланган.

  •  Әйтергә кирәк, мөрәҗәгатьләрнең күбесе – шәһәрдән. Авыл халкы да ялган аракы сатучыларны яшермәсен иде. Без аларны да актив булырга чакырабыз. Бу бит кеше гомерен саклап калуга да бер этәргеч, – диде территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Лилия Тимурхановна.

Сүз уңаеннан: быел безнең районда алкогольдән агуланып үлүчеләр булмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International