Шарлотка пешерәбез

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Ингредиентлар: шикәр – 200 грамм, йомырка – 5 данә, он – 200 грамм, алма – 500 грамм.

Йомыркаларны шикәр белән яхшы итеп агарганчы тугларга (5-7 минут дәвамында), он өстәп, сак кына бутарга.
Алмаларны үзәгеннән чистартып, үзегезгә ничек ошый – турарга. Форманы майларга һәм төбенә бераз камырны салырга. Өстенә – бер катлам туралган алма тезергә, аннары камыр белән туралган алманы чиратлаштырып формага салып бетерергә. Теләгән очракта туралган алма өстенә корица сибәргә була.
180 градуска кадәр кыздырылган мичтә 40-45 минут дәвамында шарлотканы пешерергә.
Мөһим: шарлотка пешкән чакта әледән-әле мичне ишеген ачып карамаска!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International