Бүген иртән 62нче яшендә танылган музыкант, автор-башкаручы Виктор Власовның гомере өзелде

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Виктор иҗади гаиләдә үсә. Үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнә. Мәктәп ансамбле әгъзасы була. Шул вакытта ук җырлар иҗат итә башлый.

Виктор шәһәрдә узган һәр чараның матур бизәге булды. Талантлы музыкант, аранжировкалау остасы, тавыш режиссеры иде ул. Кайда гына эшләсә дә – район Мәдәният сараендамы, мәктәптән тыш эшләр үзәгендәме, “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортындамы – ул зур хөрмәт яулады, үз эшенең чын остасы булды.

Якыннары һәм туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз. Сез – һәрчак безнең күңелләрдә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International