Балалар китапханәсенең җитмеш еллык юбилеен бәйрәм иттеләр

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Әгерҗедәге үзәк балалар китапханәсе 70 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Үзәк балалар китапханәсе 70 ел дәвамында үсеп килүче яшь буын өчен мәдәни үзәк булып тора. Биредә 21 мең китап бар. Китапханә хезмәткәрләре заман таләпләренә туры килердәй чараларны зур әзерлек белән уздыралар.

Күркәм юбилеен китапханә зурлап бәйрәм итте. Җыр-биюләр, курчак театры чыгышлары белән матур үрелеп барган бәйрәм тантанасында китапханәчеләр адресына котлаулар, рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Иң актив укучыларны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International