Тирсә мәктәбенең яшь инспекторлары “Без бергә“ дип исемләнгән чара уздырдылар

2019 елның 15 ноябре, җомга

17 ноябрь – Юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне.

Шул уңайдан Тирсә мәктәбенең яшь инспекторлары “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесе җитәкчесе Раушания Тимкина һәм укытучы Лилия Сибатова белән бергәләп “Без бергә“ дип исемләнгән чара уздырдылар. Алар машина йөртүчеләрне сак булырга чакырдылар, үл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорадылар. Җәяүлеләрне дә юл аша чыкканда игътибарлы булырга өндәделәр. Аларга белешмәлекләр тараттылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International