ТНВ каналы хезмәткәрләре Кырынды авылы музее һәм китапханәсе турында сюжет әзерләгәннәр. Аны 18 ноябрьдә күрсәтәләр.
Кичкетаң мәктәбенең 7 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре Кырынды авылы китапханәсендә “Китапларда тылсым яши“, “Театр – могҗизалы дөнья“ күргәзмәләре белән танышканнар. Алар өчен “Компьютер дошманмы, ярдәмчеме?“ дигән темага түгәрәк өстәл оештырылган.
Соңыннан балалар музейда язучы Габдулла Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгәннәр.