2019 елның 1 декабрендә Әгерҗе шәһәрендә Үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча җирле референдум узачак. Тавыш бирү вакыты: 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр.
Әгәр сәламәтлеге буенча сайлаучы тавыш бирү көнендә сайлау участогына килә алмаса, ул өйдә тавыш бирә ала. Бинадан тыш (язма яки телдән) тавыш бирү турында гаризаларны участок сайлау комиссияләре 1 декабрь 14.00 сәгатькә кадәр кабул итә.
Участок сайлау комиссияләренең эш вакыты, адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, шулай ук референдум турында башка өстәмә мәгълүматны http://www.cikrf.ru/digital-services/naydi-svoy-izbiratelnyy-uchastok сайттында алырга мөмкин http://www.cikrf.ru/digital-services/naydi-svoy-izbiratelnyy-uchastok, шулай ук 2-29-55, 2-15-61, 2-27-05 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.