Бима мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Богдан ПАВЛОВ бу көннәрдә Татарстан җыелма командасы составында Сыктывкарда Россия күләмендә укучы ярышларда катнаша.
Ә бу чаңгыны тәпи атлап киткәннән бирле үз иткән кеше өчен бу озын ара түгел дип уйлыйм. Без җәй көннәрендә роллерларда да 45әр чакрым йөрибез.
Җыеннан кайткач туган авылымда ике генә көн булырга туры килде. Дүшәмбе мин тагын ерак юлга кузгалдым. Сыктывкарда Россия күләмендә ярышлар уза. Шунда Татарстан данын яклыйбыз.
Ә кыш буена мондый ярышлар бик күп булачак. Мин аларда катнашып матур җиңүләр яуларга дигән максат куйдым. Һәм, әлбәттә, укуга да зыян килергә тиеш түгел. Чөнки минем быел бердәм дәүләт имтиханнары бирә торган елым, – ди Богдан.
Уңышлар һәм җиңүләр телибез аңа.