Исәнбай һәм Яңа Бәзәкә авыл җирлекләре башлыклары медальләр белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүләре өчен Исәнбай һәм Яңа Бәзәкә авыл җирлекләре башлыклары Фәнил Фаиз улы СИРАЕВ һәм Миңнехәлил Мөбәрәк улы НОГОМАНОВ “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен“ медальләре белән бүләкләнделәр.
