Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). ТАССРның халык артисты, опера артисты, камера җырчысы, педагог, режиссер Рафаэль Сәхабиев вафат. Бу хакта Инстаграм битендә Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итә.«Рафаэль Сәхабиев вафат… Урының оҗмахта булсын!», — дип яза ул.