ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе Айрат Зарипов район хакимияте бинасында халыкны кабул итү уздырды.
Депутатка кабул итүгә биш райондашыбыз язылган иде. Сораулар, нигездә, пенсия билгеләүгә, авыл җирлегендә торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән программага керүгә, Казан хастаханәсендә дәвалану узу өчен юллама алуга кагылышлы булды. Айрат Ринатович һәр мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлап, закон кысаларында тиешле ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.