Кеше хокуклары көне алдыннан республикада кайнар линия эшли

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

10 декабрь - Кеше хокуклары көне.

Шул уңайдан 9 декабрьдә, Кеше хокуклары көне алдыннан, хокук мәсьәләләре буенча халык өчен телефон «кайнар линия»се эшләячәк.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре; Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре; «ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле Төбәк Үзәге» КБП; Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы ФКУ; Татарстан Республикасы буенча РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлеге хезмәткәрләре халык сорауларына җавап бирәчәк.

"Кайнар линия» нең эш вакыты: 9 декабр, 09.00 – 17.00

"Кайнар линия" телефоннары»:

(843) 236-00-71 – "кайнар линия" нең төп телефоны»;

Махсус телефоннар: (843) 236-40-17 – хезмәт һәм торак хокукларын яклау мәсьәләләре;

(843) 236-89-15 – мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау мәсьәләләре, хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре;

(843) 236-89-28 – инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, мигрантлар һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын яклау мәсьәләләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International