Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Авылның киләчәге – алар кулында
2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе
Авылларда булганда колхозлардан калган ярымҗимерек хәлгә килгән, тирә-ягын гына түгел, түбәсен дә алабута баскан ташландык фермаларны күреп, күңел сыкрый. Бигрәк тә шул фермаларда гөрләтеп эшләгән авыл апа-агайларының бу хәлләргә йөрәге әрни. Шөкер, соңгы елларда авылларның эшлекле, уңган ир-егетләре әлеге ташландык биналарны алып, төзекләндереп, гаилә фермалары оештыра башладылар. 38 генә хуҗал
ыклы Гали авылында әнә шул зур эшкә алынган Флүр-Гөлчирә Фәрхушиннарның гаилә фермасын без дә күреп кайттык.
“Без колхоз бетте, эш юк дип бәхет эзләп калага китә торган кешеләр түгел инде. Яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк бит. Дөрес, әлегә кадәр Кадыбашка барып, фермада эшләп йөрибез. Әмма Яңавыл янында мегаферма төзегәч, безгә эш бетәчәк диләр. Шуңа гаилә фермасы төзеп карарга булдык. Башкалар кулыннан килгән бу эшне без булдыра алмабызмыни... Хөкүмәт гаилә фермалары төзергә ярдәм итәм дип торганда файдаланып калырга кирәк дигән фикергә килдек”, ди хуҗабикә Гөлчирә. “Әлбәттә, булдырасыз. Әнә ташландык бинаны курчак өе кебек итеп ясап куйдыгыз бит. Тирә-юнен дә тәртипкә китерсәгез, күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә булачак сезнең гаилә фермасын”, дип сүзгә кушылды Девәтернә авыл жирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов.
...Бу урында моннан 15 еллар элек К. Маркс исемендәге колхозның терлекчелек фермасы булган. Колхоз таралгач, ферма да беткән. Ә хуҗасы булмаган бина тәкем ташландык хәлгә килгән. Әмма күз курка, кул эшли диләр бит. Фәрхушиннар да, коры стенасы гына калган авыл читендәге шушы бинаны алып, андагы пычракны чистартып, туган-тумача белән ремонтлап рәткә китергәннәр. Малларга су эчерергә дип кое да казыганнар. “Ремонтка шактый акча киткәндер?”дигән соравыма хуҗа “Мал асрап җыйган акча кереп китте, ремонтка кредит алмадык”, диде. Әйе, моңа кадәр дә шәхси хуҗалыкларындагы абзарларында ун баштан ким терлек симерткәннәр алар. Төзекләндерелгән фермаларына терлек сатып алуда "Россельхозбанк"тан алган кредитлары ярдәм иткән. Бүген фермаларында 16 үгез, 5 сыерлары бар. “Җәен сыерларның һәрберсеннән егермешәр литр сөт саудык. Сөтне үгезләргә эчердек. Бик тиз үстеләр”, ди Гөлчирә. Кышка җитәрлек терлек азыгы да әзерләгәннәр. Фуражны Удмуртиядән килосын өч сум белән сатып алганнар.
Фәхрушиннар гаилә фермасында әлегә икесе генә эшлиләр. Әгерҗедә 109нчы ПМСта эшләүче уллары Флүс белән быел Казан технология университетына укырга кергән Илсурлары ялга кайткан арада ярдәм итәләр итүен. “Печән әзерләүдә алар иң зур ярдәмчеләребез булдылар. Шөкер, малайлар бер эштән дә куркып тормыйлар. Кечкенәдән терлек карап үстеләр”, ди гаилә башлыгы.”Кадыбашка да йөреп эшлисез, үз фермагызда да икегез генә. Өстәвенә, ишегелдыгыздагы абзарда да маллар бар икән бит. Ничек җитешәсез?” дип сорамый кала алмадым. “Таң әтәчләре белән торып, төн уртасында гына йокларга ятарга күнеккән инде без. Шулай тырышмасаң, эш бармый ул. Шушы маллардан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз”, ди хуҗабикә. Гөлчирә ханым авылда яшәп тә бер мал да тотмаучыларга аптыравын да белдерде. “Терлек асраудан әллә нинди зур файда килмәсә дә, авылда эш урының булмаганда очын-очка ялгап барырга, балаларны укытырга җитеп бара. Бүген авылда үз-үзеңне кайтгыртмасаң, үзеңә шөгыль тапмасаң, эш юк дип хөкүмәтне сүгеп кенә яшәп булмый бит. Эштән курыкмаган кешегә авылда да менә дигән итеп яшәргә була”, диде. Фәрхушиннар гаиләсе, күпләп терлек асрап, менә дигән итеп яшәүнең үрнәген күрсәтүчеләр инде. Алар – кечкенә авылны да яшәтүчеләр.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Ваклап сатудагы бәяләр: кулланучыларның таләпләре, яңартулары һәм хокуклары
Бәяләрне дөрес маркировкалау-уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә сатучының закон тарафыннан беркетелгән бурычы.
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз