Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Сәхнәдә – шаяннар һәм тапкырлар
2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе
Ул кичне район Мәдәният сараеның тамаша залында алма төшәр урын да юк иде. КВН ярымфинал уенында катнашучыларның сыйныфташлары, әти-әниләре, дуслары, таны
шлары – барысы да көч бирергә килгәннәр. Уенчылар да сыналганнар, КВНда берничә сезон уйнап шомарганнар инде алар.
Быел Россия тимер юллары 175 еллык юбилеен билгеләп узды. КВНның темасы да “Минем тимер юлым” дип аталган иде. Чөнки Әгерҗе – тимерьюлчылар шәһәре. Поездга “утырган” 1нче гимназиянең “Утомленные школой”, 2нче мәктәпнең “Не женская сборная”, 3нче мәктәпнең “Стиляги”, 4нче мәктәпнең “Наташка”, “Ровесник” яшүсмерләр клубының “Счастливы вместе”, район Мәдәният сараеның “РДКлубники” командалары чыгышларын бәяләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, әлеге уенның иганәчеләре Артур Агапов, “Пятерка” сәүдә йорты җитәкчесе Елена Симанович, вокзал начальнигы ярдәмчесе Алинә Мәрданова һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева килгәннәр иде.
“Залга керүгә җанатарларның күплегенә хәйран калдым. Үзем дә КВН уеннарын яратып карыйм. Киләчәктә дә яшьләр чараларына килеп, аларга көч биреп торырга ышандырам. Чөнки сез – безнең киләчәк, сездә – көч, дәрт, энергия. Егет-кызларга карагач, яшьлеккә кайткандай буласың, күңелле чаклар искә төшә. КВНда сезгә матур уеннар телим!” – дип Валерий Владимирович командаларга изге теләкләр җиткерде.
Командалар үзләрен “Визитка”, “Разминка”, “Биатлон”, “Җыр”, “Өй эше” бәйгеләрендә сынадылар. Мәзәкләр тормыштан алынган һәм аларда шәһәребездәге җитешсезлекләр дә оста итеп күрсәтелде. Базарда, хастаханәдә, урамда, “кирпичка” микрорайонында, мәктәптә һәм, әлбәттә, перронда, вокзалда һәм башка күренешләр оста итеп уйланылган иде. Бердәм дәүләт имтиханнары тәмам үзәкләренә үткән укучыларның. “Нигә ул да күбәләк кебек бер көн генә “яшәми” икән?” дигән сорау шуңа ишарә иде. Ә менә “Разминка”да жюри әгъзаләре командаларга сораулар яудырдылар. Татьяна Сергееваның “Шәһәребездә КВН уеннарын күптән уздырабыз. Командалар яңарып тора. Ә элекке КВНчылар кая китә икән?” – дигән соравына нинди генә җаваплар яңгырамады. Хәтта “Аншлаг”ка дигән җавап та булды.
Әнә шулай, КВН уены бер мизгел кебек узды да китте. Бәйгеләр тәмамлангач, сәхнәгә гитара тотып чыккан Валерий Макаровны күрүгә зал алкышларга күмелде. “КВНны шулхәтле рәхәтләнеп карадым. Бөтен биремдә дә командаларга иң югары балл бирдем. Сезнең күзләрдәге очкынны күреп сөендем. Гитарада уйнап башкарган җырым бүләк булсын”, – диде ул.
Ә урыннар түбәндәгечә билгеләнде. 1нче гимназия, 3нче мәктәп, “Ровесник” яшүсмерләр клубы актив катнашканнары өчен бүләкләнделәр.
Ә I-III урыннарга инде күп еллар уйнап, җиңүгә омтылган район Мәдәният сарае, 4нче һәм 2нче мәктәп командалары лаек булдылар. Аларга һәм КВНны оештыруда зур көч куючы Ольга Афанасьева җитәкчелегендәге “Ровесник” клубына Елена Симанович сертификатлар тапшырды.. Ә иң яхшы уенчылар 1нче гимназиядән Диана Хөрмәтова һәм яшүсмерләр клубыннан Карлен Туманянны Артур Агапов призлар белән сөендерде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Ваклап сатудагы бәяләр: кулланучыларның таләпләре, яңартулары һәм хокуклары
Бәяләрне дөрес маркировкалау-уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә сатучының закон тарафыннан беркетелгән бурычы.
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз