Уңышлар сөендерә

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе
 Уңышлар сөендерә
Июль аенда Чабаксарда IX Бөтенроссия авыл уеннарында районыбызның армспорт буенча каты куллы кыз-егетләре зур җиңүләр яулап кайтканнар иде.

Узган атнада Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган көрәш бәйгесен ачу тантанасында әлеге уеннарда районыбыз данын яклап I һәм II урыннар алган Руслан Закиров, Гөлчәчәк Хәкимова, Айрат Сәетовны, аларның тренеры Сирин Галиуллинны ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов котлады һәм акчалата премияләр тапшырды.




Котлыйбыз!

Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына узган көрәш бәйгесендә Яңавылдан Рәдис Муллахмәтов, Исәнбайдан Рәдиф Мөэминов, Рузил Гобәйдуллин, 27нче училищедан Радик Муллахмәтов матур күрсәткечләргә ирештеләр. Хәзер Әгерҗе командасы турнир таблицасының 24нче баскычына күтәрелде.

Сынатмадылар ТР беренчелегенә узган кул көрәшендә дә безнекеләр сынатмады. Спорт мәктәбеннән Миләүшә Гыймранова, Ләйсән Гобәева, Раил Кәрәмиев – I, Алинә Ахунова һәм Тирсәдән Әлмирә Хәбибуллина II урын алдылар. Гомуми очколар буенча кызлар командасы III урынга лаек булды. Алар Кубок, медальләр белән бүләкләнделәр.



Казанда танылган чаңгычы, өч тапкыр Олимпия чемпионы, СССРның һәм Россиянең атказанган спорт мастеры, Россиядә чаңгы ярышлары Федерациясе җитәкчесе Елена Вяльбе катнашында узган елгы кышкы сезонга йомгак ясау утырышында спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов та катнашты. 30 мең кеше халкы булган районнар арасында кышкы спорт төрләрендә яулаган уңышлар буенча безнең район II урынга чыкты һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Кубогы, Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International