Очрашуга II–III курс шәкертләре белән бергә алар сафын тулыландырачак укучылар да килгән иде. “Узган ел лаеклы ялга чыктым. Намаз укырга, Ислам дине нигезләренә өйрәнәсем килә. Бер ай элек “Хәсән” мәчетенә йөри башладым. Мөгаллимнәр ярдәме белән мәдрәсәдә Ислам дине нигезләренә өйрәнү авыр булмас дип уйлыйм”, – ди Әгерҗедән Зөлфия Баһавиева. Ә менә Көчектән 77 яшьлек хаҗи Мансур ага Мөхәммәтдинов дини гыйлем эстәргә кардәше Рәшит Галләмов белән бергәләп йөрергә ниятли. “Коръәндә “мөселман кешегә гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз”, диелгән бит. Шуңа күрә мине өлкән яшьтә булуым куркытмый. Аллаһ үз ярдәмен бирми калмас әле”, – ди Мансур ага. “Укуларга җәмәгатем Мәүлидә дә йөриячәк”, – ди Рәшит абый.