Гәрәев җитәкчелегендәге булачак тимерьюлчылар турнирга беренче тапкыр үзләрен сынап карар өчен килгәннәр. “Шахмат белән безнекеләр әле бу уку елында гына ныклап шөгыльләнә башладылар. Физкультурадан азат ителгән егет-кызлар дәрес вакытында юкны бушка аударып йөрмиләр, ә шахмат серләренә төшенәләр, кичләрен тулай торакта да яшьләр җыелышып шахмат уйныйлар”, – диде Эрнест Ирекович.