Көчек авылы егете янә пьедесталга күтәрелде

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Көчек авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Түбән Камада укучы студент егет Дәниф Галиуллин кул көрәше һәм милли көрәш буенча зур җиңүләр яулый.

Әле шушы көннәрдә генә ул Түбән Камада Россиянең атказанган тренеры Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш бәйгесендә катнашып янә пьедесталга күтәрелде. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән спортчылар белән бил алышып Дәниф икенче урын алды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International