Иртәгә Әгерҗедә “Ак калфак“ оешмасының утырышы була

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Иртәгә, 11 декабрьдә, Әгерҗедә Л.Айтуганов исемендәге шәһәр Мәдәният йортында “Ак калфак“ оешмасының утырышы була.

Анда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың да катнашуы көтелә.

Тәбәрле авылы үзешчәннәре спектакльдән өзек тә тәкъдим итәчәкләр. “Киенбикә“ бәйгесендә иң осталарны сайлап алачаклар.

Башлана сәгать 11дә. Теләге булган һәркемне көтеп калалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International