Инвалидлар декадасы барышында физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен Девәтернә авыл мәдәният йортында “Хатика: иң тугры дус” кинофильмы күрсәтелде, 5 нче декабрь көнне Девәтернә авыл китапханәсендә Девәтернә, Гали авылларында яшәүчеләр өчен, 7 нче декабрь көнне Нарат авыл клубында Нарат авылында яшәүчеләр өчен Девәтернә авыл җирлеге Ветераннар советы, җирле үзидарә, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, авылыбыз иганәчеләре тарафыннан йөрәк җылысын кушып әзерләнгән чәй өстәле янында әңгәмә оештырылды. Шунда ук концерт номерлары белән күңел ачу программасы тәкъдим ителде. Авыл Башлыгы Йосыпов Ф.М. физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә “Язмыш сынауларына бирешмичә, алга таба да көчле рухлы булып калыгыз!” дигән теләкләрен җиткерде, кечкенә балаларга тәм-томнар җыелмасы бүләк итте. Традиция буенча, авырып өйдә ятучыларның өйләренә барып, күчтәнәчләр тапшырылды.


.jpg)