Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Җәяүлеләргә уңайлы булачак
2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, җаваплы постка сайланганнан соң, беренче көннәрдә үк шәһәрне төзекләндерү, халыкка уңайлыклар тудыруны дәвам итү мәсьәләсен чишүне кабыргасы белән куйды.
Шушы бурычны тормышка ашыру юлында матур гына алга китеш тә күзәтелә башлады. Моны Әгерҗенең күп кенә урам-тыкрыкларында тротуарлар салыну, булганнарын төзекләндерүне күз уңында тотып әйтүебез. “Шәһәрне төзекләндерү программасы кысаларында К.Маркс урамының район мәгариф бүлеге идарәсе бинасының каршы ягында, шушы ук урамның күпердән соңгы өлешендә, М.Горький 1а йортында урнашкан “Стекляшка” кибете янында, Агрызская урамында, Казанская урамының күпер астыннан алып “Эссен” кибетенә кадәр өлешендә, Маяковский урамының Пушкин һәм Энгельс урамнары арасындагы өлештә, Маяковский-Пушкин тыкрыгыннан алып Комсомольская урамының 9нчы йортына йә котельнаяга кадәр өлештә яңа тротуарлар салу планлаштырыла. Шулай ук Гагарин урамының базар каршындагы өлешендәге тротуарлар да яңартылачак”, – ди район башкарма комитетының төзелеш бүлеге баш белгече Светлана Шагалиева. Күп кенә урамнарда тротуарлар төзү эше башланды инде. Моның белән эшмәкәр Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге “СтройГрад” төзүчеләре шөгыльләнә. Алар Калинин урамындагы 26нчы йорттан үзәк хастаханәгә кадәр тротуар салдылар. Шәһәрнең үзәк өлешендә тротуарларны брусчаткадан салсалар, үзәктән читтәрәк урыннарда бетоннан эшлиләр. Планлаштырылган эшләрне көзен тәмамларга өлгермәсәләр, язын дәвам итәчәкләр.
Инде безгә шушы матур үзгәрешләргә сөенергә һәм тротуарларны төзек итеп сакларга гына кала.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Ваклап сатудагы бәяләр: кулланучыларның таләпләре, яңартулары һәм хокуклары
Бәяләрне дөрес маркировкалау-уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә сатучының закон тарафыннан беркетелгән бурычы.
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз