Расланган график нигезендә, Әгерҗе муниципаль районында Башкарма комитет җитәкчесе А.С.Авдеев рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы үткәрелде.
Утырыш эшендә Әгерҗе районы эчке эшләр бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш буенча өлкән опервәкаләтлесе Ф.Ф.Гафуров, "Алкоторг" ҖЧҖ, "Белый Кремль" вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Районның рейтинг күрсәткечләрен яхшырту өчен бу юнәлештә түбәндәге карарлар кабул ителгән:
- алкогольле продукцияне сату буенча план күрсәткечләрен үтәү эшен көчәйтү; легаль булмаган хәмер продукциясен сатуны ачыклау өлешендә профилактик эшне көчәйтү;
- "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына легаль булмаган хәмер продукциясен сату фактлары буенча хәбәр итү мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерү һ.б.