Бәйрәм концерты

2012 елның 13 ноябре, сишәмбе

Кичкетаң авыл җирлегенә дүрт авыл керә: Кичкетаң, Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга (удмурт авылы), Балтач авыллары. Аларның һәркайсында бәйрәмнәр оешкан төстә уза. Бәйрәмнәр генә түгел, гөмумән төрле очрашулар, юбилярларны котлау һәм башка чаралар еш үткәрелә. Ә менә 4 нче ноябрь халыклар бердәмлеге, 6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы конститутциясе көне уңаеннан шушы авылларның мәктәп укучылары, үзэшчәннәре, сәхнә ветераннары Барҗы-Умга һәм Барҗы-Пельга авылларында бәйрәм концерты күрсәттеләр. Шундый ук эчтәлектәге бәйрәм концерты Кичкетаң авылында Әниләр көне уңаеннан 24 нче ноябрьдә узачак.

            Удмурт кызларының саф татарча итеп җырлаулары, өздереп татарча биюләре, Барҗы-Умга авылы “Мунча ташы”, Кичкетаң халык театры, Барҗы-Пельга авылы клубы каршында эшләп килүче “Пельга кызлары” төркемен (Бураново әбиләреннән бердә ким түгел) зал алкышларга күмде.

Шушы төбәктә туп-үсеп, хәзер Казан шәһәрендә укучы Салават һәм аның энесе Ранисның җырлары бәйрәмгә ямь өстәде.

            Шунысы игътибарга лаек, бездә 10 яшьлек укучы да, төрле профессия кешеләре дә, җиденче дистәне ваклаучы үзэшчәннәр дә мәдәният учагына килергә вакыт табалар, бергә күңел ачалар.

Мәдәният хезмәткәрләре Алсу Дәүләтшина, Таңсылу Назипова, Борис Михеев, Зинаида Казанцева һәм Әлфинә Төхбәтова кешеләр белән уртак тел таба беләләр, бергә эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International