Хуш киләсең, Яңа 2020 ел

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Район башлыгы Валерий Макаровның Яңа ел котлавы.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне якынлашып килүче 2020 ел белән тәбрик итәм.

Узып баручы елның сәхифәләрен барласак, хезмәт үрләрендә шатлыклы, истәлекле мизгелләр шактый булды. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да халык өчен мөһим социаль объектлар сафка басты, капиталь төзелеш эшләре алып барылды. Хезмәтне яратучы райондашларның авырлыклар алдында югалып калмый, булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмый, матур һәм мәгънәле яшәргә омтылуы сокландыра.

2020 елда да яулаган үрләребезне югалтмыйча, тагын да яхшырак, тагын да матур, мул һәм рәхәт яшик. Яңа елның күңелле мизгелләрендә район үсеше өчен куйган хезмәтегез, кылган игелекле гамәлләрегез өчен һәрберегезгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Киләчәгегез тоташ бәхетләргә уралсын, күңелегез кояшы сүнмәсен, гаиләгез җылысы сүрелмәсен. Табыннарыгыз һәрчак мул, дөньялар тыныч булсын. Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International